Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан Чепья авыл җирлеге хезмәткәрләре интернациональ бурычны үтәгәндә һәлак булган Гильванов Тәлгать Гозәир улының туганнары белән очраштылар. Тәлгатьнең туганнарына бүләк тапшырдылар. Арбор мәктәбе укытучылары һәм укучылары белән берлектә Гыйльванов Т. каберенә веноклар куйдылар.