ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

"ТРПЦ РТ" филиалы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 22 апреленә Шәмәрдән бистәсендә радиотелеүзәккә билгеләнгән планлы профилактик эшләр гамәлдән чыгарыла.

13 апрель көнне «Дулкын» ябык йөзү бассейнында мәктәп укучылары арасында йөзү буенча район беренчелеге булып узды. Беренчелектә Балтач урта мәктәбеннән, Балтач гимназиясеннән, Норма урта мәктәбеннән, Кече Лыза урта мәктәбеннән, Сосна төп гомуми белем бирү мәктәбеннән, Яңгул урта мәктәбеннән, Борбаш урта мәктәбеннән барлыгы 44 спортчы катнашты. 


13
апрель, 2019 ел
шимбә

2019 елның 14 апрелендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы буенча һәм Казанда төньяк-көнчыгыш җилнең 17 м/с кадәр көчәюе көтелә (Казанда 15 м/с кадәр); төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.

Татарстан Республикасы территориясендә 13 апрель көнне төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.


12
апрель, 2019 ел
җомга

2019 елның 12 апрелендә «Хыял» яшьләр үзәге МБУ «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе», «ТНВ»-«ТЯГ» ата-аналар, Балтач урта мәктәбе укучылары белән берлектә «Безнең Гагарин – Без хәтерлибез!» акциясе үткәрде. Әлеге акция кысаларында  Балтач шәһәр тибындагы бистәсенең үзәк урамында буклетлар таратылды.

 

Роспотребнадзор идәрәсе Арча , Биектау, Әтнә, Балтач районнары буенча территориаль  булеге хәбәр итә: 2019 елның 08 апрельдан 30 апрельгә кадәр җәмәгать туклану оешмаларында хезмәт күрсәтү сыйфаты  буенча кайнар линия эшли .

2019нче елның 12 апрелендә "Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең психологы Гүзәл Җиһаншина һәм социаль педагогы Наталья Закирова «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе»нең коррекцион сыйныфында 10 укучыга чара уздырды.

2019 елның 22 апрелендә, Саба районының Шәмәрдән бистәсендә 2.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр радиотелеүзәктә аналоглы һәм цифрлы телевидение программаларын тапшыруны туктатып тору буенча профилактик эшләр үткәреләчәк.

2019 елның 12 апрелендә  “Хыял”яшьләр үзәге  ГАПОУ “Арча авыл хуҗалыгы көллияте” студентлары белән “Начар гадәтләрсез тормыш” дип исемләнгән әңгәмә уткәрде. Үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп , ике арада бик матур сөйләшү узды.

2019 елның 12 апрелендә  “Хыял” яшьләр үзәге МБУ “Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары белән “Волонтерлар-игелек кылучылар ” дип исемләнгән әңгәмә уткәрде. Үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп , ике арада бик матур сөйләшү узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International