ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2019 ел
җомга

2019 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвовның гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны  кабул итү узачак. 

 2019 елның 12-15 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе хезмәткәрләре гражданнарга хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр.

2019 елның 19 апрелендә гражданнарның сәламәтлеген саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен телефон " кайнар линия"се ачылачак. 

2019 елның 29 апрелендә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линия» се ачылачак.

2019 елның 09 апрель көнне Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны әш белән тәэмин итү һәм социальяклау министрлыгының Балтач муниципаль районындагы  социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Фариз кызы Гатиятуллина  картлар йортларына  багышланган “Таяну ноктасы” тапшыруын төшерүдә катнашты.


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Язгы-җәйге чор башлану белән балалар, велосипед, самокатлар һәм башка ике көпчәкле хәрәкәт чаралары катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны кискен арта.

10 нчы апрель көнне "Факел" яшүсмерләр клубында  шашка буенча балалар арасында турнир үтте.Турнирда районыбызның һәрбер теләгән баласы катнаша алды. Һәрбер катнашучының җиңүгә омтылышы  сизелеп торды. Җиңүчеләр медаль һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 9 апрелендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләренең укуы булып узды, анда 42 социаль һәм 1 медицина хезмәткәре катнашты.

 

10 апрельдә Балтач үзәк балалар китапханәсендә космонавтика көне уңаеннан “Галәмгә юл” дип аталган танып белү сәгате булды. Бу чарада Балтач гимназиясенең 5И, 5б, 6б сыйныфлары катнашты. Алар бу чарада космоска багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар, космонавтика турында мәгълүмат тыңладылар, уеннарда катнаштылар, ә ахырдан шушы тема буенча видеофильм карадылар.

2019 елның 11 апреленә

2019 елның 10 апрель 18 сәгатьтән 11 апрель 18 сәгатькә кадәр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International