“Галәмгә юл” танып белү сәгате

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

10 апрельдә Балтач үзәк балалар китапханәсендә космонавтика көне уңаеннан “Галәмгә юл” дип аталган танып белү сәгате булды. Бу чарада Балтач гимназиясенең 5И, 5б, 6б сыйныфлары катнашты. Алар бу чарада космоска багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар, космонавтика турында мәгълүмат тыңладылар, уеннарда катнаштылар, ә ахырдан шушы тема буенча видеофильм карадылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International