Игътибар! Юлда балалар!

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Язгы-җәйге чор башлану белән балалар, велосипед, самокатлар һәм башка ике көпчәкле хәрәкәт чаралары катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны кискен арта.

Узган ел Татарстан Республикасында велосипедчы балалар катнашында 50 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 50 бала төрле тән җәрәхәтләре алган.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ искә төшерә: гомуми файдаланудагы юллар буенча хәрәкәт иткәндә велосипед белән 14 яшьтән дә яшьрәк булмаган затларга идарә итәргә рөхсәт ителә. 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәр булган велосипедчылар хәрәкәте бары тик тротуарлар, җәяүлеләр, велосипед һәм велошәһәр сукмаклар, шулай ук җәяүлеләр зоналары чикләрендә генә башкарылырга тиеш. Тәүлекнең караңгы вакытында яки велосипедта йөргәндә велосипедчыларда яктылык кайтаручы элементлар белән предметлар булырга киңәш ителә.

Бу чорда автомобильчеләргә мәгариф оешмалары янында, ишегалды территорияләре һәм сәүдә үзәкләренең парковкалары, шулай ук балаларның машиналар йөрү өлешендә кинәт барлыкка килергә мөмкин булган башка урыннарда аеруча игътибарлы һәм сак булырга кирәк.

Ата-аналарга балаларның даими контролен тәэмин итәргә һәм аларны урамда караучысыз калдырмаска кирәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International