22 апрельдә аналог һәм цифрлы телевидение программаларын тапшыруны туктатып тору буенча профилактик эшләр үткәреләчәк

2019 елның 12 апреле, җомга

"РТРЧ" ФДУП хәбәр иткәнчә, 2019 елның 15 апрелендә Россия Федерациясенең 20 төбәгендә аналог телевизион тапшыруларны туктатып тору сәбәпле, телекомпания тарафыннан 2019 елның 15 апреленнән 22 апреленә аналоглы һәм цифрлы эфир телевидениесе һәм радиотапшырулар программаларын өзеп, профилактик эшләрнең бердәм көнен күчерү турында карар кабул ителгән.

Шуның белән бәйле рәвештә, 2019 елның 22 апрелендә, Саба районының Шәмәрдән бистәсендә 2.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр радиотелеүзәктә аналоглы һәм цифрлы телевидение программаларын тапшыруны туктатып тору буенча профилактик эшләр үткәреләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International