Волонтерлык яки ихтыяри эшчәнлек – гадәттә, игелеклелекне алга сөрүгә һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән альтруистик эшчәнлек. Ул үзеңнең шәхси мәнфәгатьләреңне һәм материал табыш алуны максат итеп куймыйча, Туган илеңә, яшәгән төбәгеңә, ярдәмгә мохтаҗ булган бөтенләй чит-ят кешеләргә, төрле җан ияләренә тормышыңны тулаем яки өлешчә багышлау дигән сүз.
2019 елның 12 апрелендә “Хыял” яшьләр үзәге МБУ “Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары белән “Волонтерлар-игелек кылучылар ” дип исемләнгән әңгәмә уткәрде. Үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп , ике арада бик матур сөйләшү узды.