“Начар гадәтләрсез тормыш”- студентлар белән әңгәмә

2019 елның 12 апреле, җомга

Нәрсә соң ул начар гадәтләр? Аларга нәрсәләр керә? Әйе, бу сорауга барыгыз да җавап бирә алыр: наркомания, тәмәке тарту, эчкечелек. Әлеге начар гадәтләр белән мавыгып китүчеләрнең артуы табибларны гына түгел, ата - аналарны, укытучыларны да хафага салды. Республикабызның төрле төбәкләреннән, аеруча Казан шәһәреннән ,төрле районнардан алынган хәвефле хәбәрләрнең ешаюы зур борчу тудыра. Күпме талантлар, өметле яшьләр һәлак була.

2019 елның 12 апрелендә  “Хыял”яшьләр үзәге  ГАПОУ “Арча авыл хуҗалыгы көллияте” студентлары белән “Начар гадәтләрсез тормыш” дип исемләнгән әңгәмә уткәрде. Үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп , ике арада бик матур сөйләшү узды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International