Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә җитәкче урынбасары Ада Зәйдуллина җитәкчелегендә күчемсез милек базарында профессиональ катнашучылар - эре төзүчеләр, банклар, күчемсез милек агентлыклары өчен «түгәрәк өстәл» узды.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 19 июлендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.
2019 нчы елның 12 нче июлендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре Сосна авылы мәчетендә ял итүче балалар өчен сабантуй мәйданында күңелле уеннар үткәрделәр.
Бүген, 2019 елның 18 июлендә, "Сабантуй " ял паркында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Сабантуй узды. Бәйрәм кунакларына традицион ярышлар оештырылды: капчык киеп йөгерү, призлар кисү, кул көрәше, гер күтәрү һәм башка бик күп уеннар.
Кичә, 2019 елның 17 июлендә, Балтач районында эш визиты белән Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Президиумы киңәшчесе, якташыбыз Әхмәт Мазгаров булды.
Татарстанда кече хуҗалыклар уңышлы эшләп килә һәм алар кул эшен автоматлаштыруга таба юнәлеш алалар. Хәтта зур булмаган ярдәмче хуҗалыкларда һәм гаилә фермаларында саву аппаратлары кулланалар, терлекләрне ашатуның һәм эчертүнең автоном системаларын гамәлгә кертәләр.
Бүген, 2019 елның 17 июлендә, Татарстан кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Шәймәрданов Рашат Рифкатович эш сәфәре белән Балтач районына килде.
"2015-2021 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру" дәүләт программасы нигезендә "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе белән берлектә коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә халыкка хокукый белем бирү буенча телетапшырулар циклы чыгарылуны тәэмин итә.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Республика дәрәҗәсендә сөт терлекчелеге белән селекция-нәсел эше гомуми системасының фәнни нигезләнгән концепциясен эшләү» проекты буенча эшлекле очрашу узды.
Балтач районы Куныр авылында гомер итуче Илнар hәм Гөлназ Шакирҗановлар гаиләсенә бу олы бәхет елмайды: аларның өч игезәк малайлары- Мөхәммәд, Ибраhим, Сөләйман дөньяга аваз салды.