Балтачта мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабантуй узды

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Бүген, 2019 елның 18 июлендә, "Сабантуй " ял паркында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Сабантуй узды. Бәйрәм кунакларына  традицион ярышлар оештырылды: капчык киеп йөгерү, призлар кисү, кул көрәше, гер күтәрү һәм башка бик күп уеннар.

Сабантуйны тантаналы рәвештә Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов ачты: "Сабан туе – ул милли бәйрәм һәм без аның гореф-гадәтләрен әлегәчә саклыйбыз. Бу Сабантуй гадәти генә  түгел. Без бу бәйрәм ярышларында һәм конкурсларда катнашучыларның көч - куәтенә горурланабыз һәм сокланабыз», - дип билгеләп үтте Илһам Фидәелевич.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә инвалидлар җәмгыяте активистларын һәм спортчыларын бүләкләделәр. Сабантуй традицион ярышлар һәм концерт программасы белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International