2019 нчы елның 12 нче июлендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре Сосна авылы мәчетендә ял итүче балалар өчен сабантуй мәйданында күңелле уеннар үткәрделәр. Әлеге уеннар барышында интернет челтәреннән файдалануның файдасы һәм зыяны, челтәрдә куркынычсыз эш кагыйдәләре турында мәсьәләләр күтәрелде. Балалар кызыклы уеннарда, конкурсларда катнаштылар, үзләренең дуслары өчен җан аттылар. Уеннар ахырында җиңүчеләрне бүләкләр белән бүләкләделәр.