Россия Президенты Указы нигезендә 2019 елның 1 июленнән инвалид-балалар һәм балачактан инвалидларны караган өчен айлык түләүләр арта. Аның күләме ике тапкыр диярлек, 5.5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр җиткерелде.
Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында 2019 елның беренче яртыеллыганда терлекчелек продукциясен җитештерү артты. Бу елның гыйнвар – июнь айларында республикада авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында 670,9 мең тонна сөт, 200,1 мең тонна терлек ите һәм кош ите җитештерлгән.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 17 июлендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен көтелә, көнчыгыш җилнең кыска вакытлы көчәюе белән 15-18 метрга кадәр.
Республикада 2019 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча АПК предприятиеләре арасында конкурпс башланды. Конкурсның максаты – ашлык җыю комбайннары паркын, башка авыл хуҗалыгы техникасын һәм хуҗалыкларның ындыр табагы җайланмаларын урып-җыю кампаниясенә вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне, шулай ук туфракны төп эшкәртү агрегатларын әзерләүне тәэмин итү.
2019 елның 12 июлендә МБУ "Хыял "яшьләр үзәге асфальтта акбур белән рәсем ясау көненә багышланган балалар һәм яшүсмерләр арасында "Планетада балалар рәсем ясый" дигән иҗади бәйге үткәрде.
2019 нчы елның 15 нче июлендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре футбол буенча Коррупциягә каршы көрәш буенча спорт ярышы үткәрделәр.
14 июль көнне Балтач районының Бөрбаш авылында XII мөселман балалар Сабантуе узды. Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев чараның төп оештыручысы һәм идеясе белән чыгыш ясады.
20 июльдә Питрәч авылы наратлыгында 4 нче Бөтенроссия «Скорлупино» яшьләр фестивале узачак. Чараны “Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе” ТИО һәм Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты оештыра.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында җомга көнне узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авылда кече хуҗалыклар белән эшләү турында сөйләде.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2019 елга эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча чаралар планы нигезендә 2019 елның 31 июленә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең гражданнарны видеоэлемтә режимында шәхси кабул итүе планлаштырылган.