Балтач районы Бөрбаш авылында XII мөселман балалар Сабантуе узды

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

14 июль көнне Балтач районының Бөрбаш авылында XII мөселман балалар Сабантуе узды. Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев чараның төп оештыручысы һәм идеясе белән чыгыш ясады. Ел саен үткәрелә торган яшь мөселман бәйрәмендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да булды. Сабантуйны ачу тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты. Чара традиция буенча яшь мөселманнар гына түгел, танылган җәмәгать эшлеклеләре, имам-мөхтәсибләр, Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән күпсанлы кунаклар да җыйды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чыгышында Ислам диненең шәригатькә каршы килми торган милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклауга игътибар итәргә чакырды. Аннары Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач районы өммәсен үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә, шул исәптән республика мөселман балалар Сабантуе иганәчеләренә дә ТР Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бүләкләү тантанасыннан соң бәйрәмнең төп өлеше башланды. Төрле яшьтәге балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, викториналар һәм кыйммәтле бүләкләр һәм татлы ризыклар белән конкурслар оештырылды: кул көрәше, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, таяк тарту, капчык белән көрәш һәм башкалар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ярышлар балалар арасында гына түгел, өлкәннәр арасында да узды. Бәйрәм программасына, традицион милли ярышлардан тыш, Коръән уку, мөнәҗәтләрне башкару, шулай ук пылау белән сыйлау ярышлары да керде.

Һәр Сабантуйның бизәге - милли көрәш. Ярышлар 2001 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында биш авырлык категориясендә узды – 36 кг, 50 кг, 65 кг, 75кг һәм 75 кг.нан артык. Төп призга Мамадыш районыннан Булат Юнысов ия булды.  Ярышларда ул 75+кг авырлык категориясендә 1 урынны алды. Төп приз иясе һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр арасында җирәбә юлы белән билгеләнде. Моннан тыш, I, II, III урыннарны алган яшь көрәшчеләргә акчалата премияләр тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International