2 сентябрьдә Татарстанның Балтач районы мәктәпләрендә махсуслаштырылган аграр сыйныфлар ачтылар, алар Казан дәүләт аграр университеты карамагында булачак. Профильле сыйныфлар 9 мәктәптә ачылды, болар: Борбаш мәктәбендә, Баки Зыятдинов ис. Карадуган гимназиясендә, Кече Лызи, Нәнәгәр, Норма, Пыжмара мәктәпләрендә, Салавыч күппрофильле лицееында, О.Н. Исаев ис. Урта Кәшкәт мәктәбендә һәм Чепья мәктәбендә.
Ел саен 3 нче сентябрь көнне Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Россиянең бу истәлекле датасы 2005 нче елда «Россиянең Хәрби дан көннәре турында» гы Федераль закон нигезендә билгеләнгән һәм Бесландагы (Төньяк Осетия, 2004 нче елның 1-3 сентябрендә) булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле.
Урып- җыюның тагын бер атнасы артта калды. Атналыкка нәтиҗәләр ясагач Арбор хуҗалыгы комбайнчысы Ульданов Нурулла бу атна да беренчелекне бирмәгәне билгеле булды. Чын күңелдән алдынгы комбайнчыбызны бу җиңүе белән котлыйбыз! Эшендә, тормышында уңышлар, ныклы сәламәтлек, иминлек теләп калабыз!
Менә быел да мәктәпкә яңарыш өстәлде: профильлле укыту нигезендә яңа уку елында агротехнологик сыйныф ачылачак. Бу турыда халыкка Казан Дәүләт Аграр Университетының вузга кадәрге белем бирү үзәге җитәкчесе Фәссахова Гүзәл Рафкат кызы игълан итте.
29 август көнне «Балтач» ял паркында үзәк китапханә хезмәткәрләре «Алтын көз- 2019» район бәйгесе үткәрделәр. Бәйгегә 70 кеше катнашты.
Татарстан Республикасы көнендә “Казан” халыкара ат спорты комплексында Татарстан Республикасы Президенты кубогына һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына ат чабышлары узды. Биредә шулай ук Республика көненә багышланган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясеннән күргәзмә-ярминкә оештырылган иде.
Татарстан Республикасында бүгенге көнгә 65%, ягъни 930 мең га ашлык мәйданда ашлык җыелган. Бер гектардан уртача 30,4 центнер ашлык чыга. Иртәгә яңа уңыштан амбарларга салынган ашлык 3 млн. тоннага җитәчәк. Мондый саннарны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов китерде.
Бүгенге бәйрәм чаралары планына Борнак авыл клубы һәм капиталь ремонттан соң «Халыклар дуслыгы» Чепья музеен ачу кертелгән иде. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, башкала кунаклары белән берлектә, төзекләндерүдән соң объектларны ачтылар һәм ихлас котлауларын җиткерделәр.
Бүген, 31 августта, Татарстан Республикасы көне уңаеннан безнең районда тантаналы чаралар дәвам итте. "Сабантуй" ял һәм мәдәният паркында, һава салкынча булуга карамастан, җылы, бәйрәм атмосферасы булды.
2019 нчы елның 1 нче сентябренә һава торышы.
Татарстан Республикасы буенча 2019 нчы елның 31 нче август 18 сәгатьтән 2019 нчы елның 1 нче сентябр 18 сәгатькә кадәр:
Алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр, төнлә минималь һава температурасы 0..+5°, көнбатышта +9° ка кадәр, аерым районнарда кырау булырга мөмкин -0°. Көндез максималь һава температурасы +12..+17°.