Капиталь ремонттан соң объектларны ачу

2019 елның 31 августы, шимбә

Бүгенге бәйрәм чаралары планына Борнак авыл клубы һәм капиталь ремонттан соң «Халыклар дуслыгы» Чепья музеен ачу кертелгән иде. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, башкала кунаклары белән берлектә, төзекләндерүдән соң объектларны ачтылар һәм ихлас котлауларын җиткерделәр. Совет стилен саклаган матур, тарихи клуб кунакларны ачык ишекләр, җыр-биюләр белән каршы алды.   Ә Чепья музее директоры Гарифҗан Гали улы һәрвакыттагыча музей ишеге янында, ихлас елмаеп, кочагын ачып тора иде. Район башлыгы һәм хөрмәтле кунаклар котлавыннан соң Гарифҗан Гали улы яңартылган, матур, якты музей буенча кызыклы экскурсия үткәрде. Районыбызның бу объектлары килгән кунакларын куандырып торуын, мәдәни һәм этник мирасыбыз булып калуын гына телисе килә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International