Татарстан Республикасы көненә багышланган тантаналы чаралар дәвам итә

2019 елның 31 августы, шимбә

Бүген, 31 августта, Татарстан Республикасы көне уңаеннан безнең районда тантаналы чаралар дәвам итте. "Сабантуй" ял һәм мәдәният паркында, һава салкынча булуга карамастан, җылы, бәйрәм атмосферасы булды. 

Чараны мәдәният хезмәткәрләре үзләренең матур чыгышлары һәм матур җырлары белән ачып җибәрделәр. Аннан соң сүз Балтач муниципаль район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улына бирелде. Рамил Рәшитович барлык катнашучыларны бәйрәм белән чын күңелдән котлады, җылы теләкләрен җиткерде. Үз чыгышында район башлыгы "Территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү - 2019" конкурсында җиңүчеләрне билгеләп үтте һәм аларга лаеклы бүләкләр тапшырды. Башкаладан килгән кунаклар да ихлас котлауларын җиткерде. Күңел ачу чаралары исемлеге, гадәттәгечә, бик эчтәлекле: пляж волейболы, пляж футболы, стритбол, мас – рестлинг, бадминтон, өстәл теннисы, җиңел атлетика эстафетасы, шахмат, «Күңелле стартлар» гаилә эстафетасы, аркан тартышу, «Балтальон»геройлары ярышы. Оешма, предприятие, учреждение һәм авыл җирлекләре командалары төрле ярышларда көч сынаштылар.

Шулай ук ат чабышлары да бәйрәмнең матур бизәге булды. Бу мавыктыргыч спорт төрен яратучылар бик күп җыелды. Җайдаклар өчен - ул инде яшәү рәвеше, ә безнең өчен, тамашачылар өчен, бу мавыктыргыч, матур тамаша. Ат спортында теләсә кайсы дәрәҗәдә уңышка ирешү өчен, атның мөмкинлекләрен һәм үз мөмкинлекләренне аңлый белү, үҗәтлек, акыл һәм осталык кирәк, икең бербөтен булу кирәк. Һәм бу тулы бер сәнгать. Ярышлардан соң җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International