2020 елның 1 гыйнварыннан башкарма хакимиятнең аерым федераль органнарына хайваннар белән эш итү өлкәсендә вәкаләтләр беркетелгән.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 11 июлендәге 882 номерлы карары белән федераль башкарма хакимият органнары тарафыннан хайваннар белән эш итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертелде".
Бу өлкәдә дәүләт күзәтчелегенең гамәлгә ашырылуы ачыкланды:
Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе;
Росприроднадзор-ирексез шартларда тотылучы яки кулланыла торган кыргый хайваннарны, шул исәптән РФ Кызыл китабына кертелгән һәм/яки РФ халыкара килешүләре белән саклана торган төрләрне карап тоту һәм куллану таләпләрен үтәү өлешендә (мондый хайваннарны мәдәни-тамаша максатларында тоту һәм куллану таләпләрен үтәүдән тыш).
Россия Табигать министрлыгына күрсәтелгән датадан хайваннар белән эш итү өлкәсендә җәмәгать инспекторларының эшчәнлеген оештыру тәртибен, мондый инспекторларның хайваннар белән эш итү өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге органнары белән хезмәттәшлеге тәртибен кабул итәргә, ә Россельхознадзорга - зоопаркларда, зоосадларда, циркларда, зоотеатрларда, дельфинарияләрдә, океанариумнарда хайваннарны карап тоту һәм куллану эшчәнлеген лицензияләргә вәкаләтләр бирелде.
Казан районара табигать саклау прокуратурасы тарафыннан диңгез имезүчеләрен тоту шартларын тикшерү нәтиҗәләре буенча закон таләпләрен бозу ачыкланды
2019 нчы елның 17 нче октябрендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре пневматик винтовкадан ату буенча спорт ярышы үткәрделәр. Бу ярышларда зур кызыксыну белән клубка түгәрәккә йөрүче балалар катнашты . Ату яшь буында һәм гомумән җәмгыятьтә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга ярдәм итә торган иң нәтиҗәле сәламәтләндерү технологияләренең берсе булып тора. Чара җиңүчеләрне билгеләү һәм аларны грамоталар белән бүләкләү белән тәмамланды.
Начар метеорологик күренешләр: 18 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр, төнлә һәм көндез томан.
2019 елның 15 октябрендә Балтач районында “Җитештерүдәге имгәнүләрне киметү факторы буларак, хезмәтне саклау белән идарә итү системасының үсеш стратегиясе” темасына семинар узды.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Р.Ф. Вәлиуллов, Балтач районы башкарма комитетының хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координацион совет әгъзалары, квалификацияне үстерү төбәк агентлыгы директоры, Җаваплылыгы чикләнгән “Казан-Восток-Сервис” җәмгыяте вәкилләре, шулай ук районның предприятие һәм оешмаларының хезмәтне саклау буенча белгечләре катнашты.
2019 елның 16 октябрендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча квест-уен үткәрделәр. Квест уен «сорау-җавап» форматында үткәрелде. Хәзерге вакытта балалар Интернеттан актив файдалана, ә еш кына челтәрдә өлкәннәргә караганда да күбрәк вакыт уздырыла. Яшь кулланучылар форумнарда һәм чатларда аралашалар, көн саен күп кенә кызыклы һәм белем бирү мәгълүматларын беләләр. Заманча мәгълүмати технологияләрне куллану, һичшиксез, файдалы, әмма балалар өчен һәрвакытта да куркынычсыз түгел. Түгәрәк өстәл барышында балалар вирус программалары, интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре турында белделәр.
Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы комитеты Көнчыгыш Европаның иң эре билет операторы KASSIR.RU белән хезмәттәшлек башлануы турында хәбәр итә.
2019 нчы елның 17 нче октябрендә “Наз" халыкка социаль хезмәт курсәтү үзәгенең белгечләре “Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе”нең коррекцион сыйныфларында мөмкинлекләре чикле укучылар белән “Һөнәрләр дөньясында” дип исемләнгән чара үткәрде.
«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатларында, 2019 елның 19 октябрендә 13:00 сәгатьтә Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Татарча диктант» белем бирү акциясе уздыра.
Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитетының архив бүлеге тарафыннан район үзәк китапханәсе бинасында «Балтаси в объективе архива» – «Балтач архив объективында»дип исемләнгән чираттагы фотокүргәзмә куелды.