16 октябрь көнне Балтач үзәк китапханәсендә “Салават күпере” тозлы камырдан эшләнмәләр клубының дәресе булып узды.
16 октябрь көнне Балтач үзәк китапханә хезмәткәрләре “Балтач гимназиясе”нең 1 класс укучылары белән очраштылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 19 октябрьдә Санкт-Петербургта «Хасанский» дәүләт универсаль базарында авыл хуҗалыгы залы бинасында гадәттәге көзге “Уңыш - 2019” бәйрәме узачак һәм шунда “Татар йорты” үз ишекләрен ачачак.
РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2019 елга планлы ремонт эшләре графигы нигезендә , Шәмәрдән т.п. радиотелеүзәгендә 2019 елның 28 октябрендә, аналог ("ТНВ" ТРК АҖ) һәм цифрлы телевидение һәм радиотапшырулар программаларын тапшыруны өзеп тору белән, планлы ремонт-профилактик эшләр үткәреләчәк.
9 октябрьдә Арча урта мәктәбендә алты районнан килгән ветераннар арасында шахмат-шашка буенча зона турниры булды.
Турнирда Арча, Әтнә, Биектау, Саба, Балтач һәм Теләче районнарыннан килгән 6 команда катнашты. Район данын Тәнвир Галимов, Габдерәфыйк Фәйзразманов, Сания Садыйкова, Әнисә Закирова яклады. Командабыз бик матур уен күрсәтте. Әнисә ханым хатын-кызлар арасында шахмат ярышында өченче призлы урын яулады.
Татарстан Республикасы буенча 2019 елның 15 октябрь 18 сәгатьтән 16 октябрь 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән яңгыр һәм юеш кар явачак. Көндез явым-төшемсез. Төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 14 м/с кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +4..-1º, көндез һаваның максималь температурасы +2º..+7º.
Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр фаразланмый.
15 октябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә “Имин булсын юлларыбыз!” дип исемләнгән тематик иртә үтте.
11 октябрь 13:30 сәгатьтә көнне район Балтач район башкарма комитетының утырышлар залында Балтач муниципаль районының Коррупциягә каршы көрәшү эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.
12 октябрь көнне Арча районында «Металл» ширкәте призына чаңгычылар арасында ачык район беренчелеге үтте. Безнең районның җыелма командасы уңышлы гына чыгыш ясап кайтты. Тренерлар - Аскаров Ралиф һәм Галимҗанов Ленур.
Спорт мәктәбе укучылары Кәбиров Илназ һәм Нигъмәтҗанов Зәйнәб 1 урыннарны яуладылар.
12 октябрь көнне «Балтач» спорткомплексында 2002 елгы һәм яшьрәк егетләр арасында Р. Галимуллин истәлегенә багышланган «Көрәш» буенча турнир узды. Яңгул, Балтач, Борбаш, Норма, Смәел, Чепья, Кече Лызи, Нөнәгәр, Пыжмара, Арбор мәктәпләреннән, Салавыч профлицееннан, Балтач гимназиясеннән 161 спортчы катнашты.