Балтач районында хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары мәсьәләләре буенча семинар булып узды

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 15 октябрендә Балтач районында “Җитештерүдәге имгәнүләрне киметү факторы буларак, хезмәтне саклау белән идарә итү системасының үсеш стратегиясе” темасына семинар узды.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Р.Ф. Вәлиуллов, Балтач районы башкарма комитетының хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координацион совет әгъзалары, квалификацияне үстерү төбәк агентлыгы директоры, Җаваплылыгы чикләнгән “Казан-Восток-Сервис” җәмгыяте вәкилләре, шулай ук районның предприятие һәм оешмаларының хезмәтне саклау буенча белгечләре катнашты.

Семинарда Балтач районы башкарма комитетының хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координацион совет эше, хезмәтне саклау һәм хезмәт шартларының торышы, хезмәтне саклау буенча белгечләрнең квалификациясенә яңа таләпләр, хезмәткәрләрне шәхси саклану чаралары, юдырту һәм зарарсызландыру чаралары белән тәэмин итүдә законнарның яңа таләпләре каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International