Казан районара табигать саклау прокуратурасы тарафыннан Казан океанариумында диңгез имезүчеләрен тоту кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү үткәрелде

2019 елның 18 октябре, җомга

   Казан районара табигать саклау прокуратурасы тарафыннан диңгез имезүчеләрен тоту шартларын тикшерү нәтиҗәләре буенча закон таләпләрен бозу ачыкланды.
  Казан районара табигать саклау прокуратурасы тарафыннан Казан океанариумында диңгез имезүчеләрен тоту кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү үткәрелде.
   Тикшерү барышында ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды, ә нәкъ: хайван продукциясенең кайдан китерелүен, чыгышын, сыйфатын, шулай ук продукция чыгарылган җирлекнең эпизоотик иминлеген раслый торган ветеринария документлары юк.
    Океанариумны эксплуатацияләүче  шәхси эшмәкәр Мазанова М.В. хокук бозу аркасында административ җаваплылыкка тартылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International