Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
30 ноябрь көнне Чутай мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан "Газизләрдән газиз әнкәйләр" дип исемләнгән тематик кичә булды. Чарада барлык әниләрне бәйрәм белән котлап, концерт номерлары башкарылды. 2019 елда 60, 70 яшьләрен тутырган әниләрне хөрмәтләделәр. Аларны сәхнәгә чакырып, кыскача биографияләре сөйләнде, презентацияләр күрсәтелде, туганнары, балалары котлады. Юбилярлар барысы да терлекчелектә хезмәт куйган, аларны тармак җитәкчеләре котлап рәхмәтләрен җиткерде. Юбилярларны гомер бәйрәмнәре белән тәбрикләп истәлекле бүләкләр тапшырылды.
30 ноябрь көнне Урта Көшкәт авыл клубы коллективы "Жингырты удмурт кырзан" ("Лейся, удмуртская песня") төбәкара халык һәм заманча җыр фестивалендә катнашты. "Шулдыр жыт" удмурт халык фольклор ансамбле һәм солистлар Анисимова Алена һәм Михайлова Дина лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр.
2019 елның 28 нче ноябрендә МБУ «Хыял» яшьләр үзәге Шеңшеңǝр авыл җирлеге яшь ǝнилǝре ɵчен «Батыр» яшьлǝр үзǝгендǝ «Сабый теле белǝн» дип аталган уен үткǝрде. Бу уенда 16 яшь ǝни катнашты. Уен 3 турда үтте. Əниләр уеннарда бик актив катнаштылар. Барлык катнашучыларга да истǝлекле бүлǝклǝр тапшырылды һǝм кайнар чǝй оештырылды.
МБУ «Хыял» яшьләр үзәге 2019 елның 29 ноябрендә «Стоп Спид» акциясе үткәрде. Әлеге акциядǝ Балтач бистәсенең үзәк урамында буклетлар таратылды.
2019 нчы елның 29 нчы ноябрендǝ МБУ «Хыял» яшьләр үзәге Шеңшеңәр авыл җирлеге яшьләре арасында мини-футбол буенча ярыш үткәрде.
1 нче декабрь көнне Саба районында 2004 елгы һәм аннан яшьрәк, 2005-2006 нчы елгы егет-кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә бадминтон ярышы узды (төньяк-көнбатыш лига). Балтач район җыелма командасы 3 нче урынны яулады.
30 ноябрь көнне спорт мәктәбе Балтач гимназиясе базасында 2009-2010 елгы егетләр һәм кызлар арасында баскетбол буенча район беренчелеге уздырды. Ярышларда Балтач гимназиясе, Норма мәктәбе, Карадуган гимназиясе, Сосна мәктәбе укучылары катнашты. Барлыгы 51 спортчы.
1 декабрь көнне Саба районының Шыңар авылында Татарстан Республикасының спорт остасы Гайнанов Салават Хәбир улы истәлегенә багышланган Көрәш буенча ачык турнир булып узды.
29 ноябрь көнне Карадуган мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән "Җирдәге фәрештәм - әнием син генә" дип исемләнгән бәйрәм концерты куелды. Концертта катнашучылар әниләрне котлап җылы теләкләрен ирештерделәр. Моңлы җырлар, дәртле биюләр, нәфис сүзләр, гармунда уйналган моңлы көйләр белән аларны ял иттерделәр.