3 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә мөмкинлекләре чикләнгән китап укучы балалар өчен “Кышкы куаныч” дип аталган очрашу кичәсе үтте.
«Ростелеком» ААҖ универсаль элемтә хезмәтләре таксофоннарыннан илнең барлык кәрәзле телефон номерларына телефоннан шалтыратулар өчен түләүне гамәлдән чыгарды. Универсаль хезмәт таксофоннары социаль әһәмияткә ия: алар күп кенә ерак һәм кыен торак пунктларда тотрыклы элемтә чарасы булып тора.
Электрон ярминкә мәйданчыгысатып алучыларга, өйдә утырган килеш, Татарстан фермерларының үзләреннән сыйфатлы продукция сатып алу мөмкинлеген бирә. Сатып алучы шулай ук продукциягә бәяләрне чагыштыра, уңышлырак тәкъдимнәр эзли, сатып алынган продукция турында, башка сатып алучыларга да ярдәм итәрлек, авыл хуҗалыгы җитештерүчесенең абруен күтәрерлек итеп яисә башка теләкләр белән, үз фикерен әйтә ала.
2020 елның 1 гыйнварыннан:
Электрон документ әйләнеше операторлары Исемлеге Сезнең Инспекциянең мәгълүмат стендында урнаштырылган.
Әгәр сез кече эшмәкәрлек субъекты (исемлек буенча уртача саны 100 кешедән артмаган һәм керем 800 млн сумнан да артмаган) икән, бухгалтер хисабы сезнең тарафтан тапшырыла. :
2020 елда-электрон документ рәвешендә яки кәгазь документ рәвешендә;
2021 елдан-электрон документ әйләнеше операторы аша гына.
2 нче декабрьдә 2018 ел өчен физик затларның милкенә, транспорт һәм җир салымнарын түләү срогы чыкты.
2 декабрь көнне район мәдәният үзәгендә зур чара – "Тату сыйныф серләре" дигән ата-аналар комитетлары Республика бәйгесенең район этабы узды.
Балтач гимназиясенең 6 нчы инженер классы Гран-при яулап, республика бәйгесендә чыгыш ясау хокукына ия булды.
2019 нчы елның 29 нчы ноябрендә «Хыял» яшьләр үзәге мавыктыргыч бию конкурсы – Стартинейджер үткәрде.
Әлеге конкурс укучыларның игътибарын ялны үткәрүнең кызыклы, файдалы һәм мавыктыргыч рәвешләренә юнәлтү, инициативаны, иҗатны күрсәтү максатыннан үткәрелде.
2019 елның 28 нче ноябрендә МБУ "Хыял" яшьләр үзәге Арча агросәнәгать һөнәри көллияте студентлары өчен "Ришвәтчелеккә юк!" дип аталган интеллектуаль викторина уздырды. Уенда "Механизаторлар" һǝм "Спартак" командалары катнашты. 28 гә 24 исәбе белән "Механизаторлар" командасы җиңү яулады.
2019 елның 28 нче ноябрендә МБУ "Хыял" яшьләр үзәге "Факел" яшүсмерләр клубы белән берлектә "Фикердәш" клубы әгъзалары өчен "Көйне танып бел" дигән музыкаль уен үткәрде. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды һǝм кайнар чәй оештырылды. Уен бик күңелле узды.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (шул исәптән Балтач) буенча 2019 елның 3 декабрь 18 сәгатьтән 2019 елның 4 декабрь 18 сәгатькә кадәр:
Болытлы. Бераз кар. Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба 4-9 м/c тизлектә җил, урыны белән 12 м/c кадәр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -7..-10˚. Көндез максималь һава температурасы -4..-7˚. Юлларда урыны белән бозлавык.