3 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә мөмкинлекләре чикләнгән китап укучы балалар өчен “Кышкы куаныч” дип аталган очрашу кичәсе үтте. Чарада катнашучылар балалар өчен чыккан яңа китаплар белән таныштылар, “Кроссворд-ассорти” дип аталган уенда катнаштылар, табигый чималлар кулланып, үз куллары белән зәвыклы бүләкләр ясадылар.