НТВ телекомпаниясе «Син супер!60+» конкурсына кастинг игълан итә.
3 декабрь көнне Урта Көшкәт авыл клубы китапханә белән берлектә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "Тормыш кадерен белегез, ул бер генә" дигән акция үткәрделәр. Халык өчен "Син ВИЧ турында барысын да беләсеңме?", "ВИЧ турында бел!" дигән буклетлар тарату оештырылды.
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 2019 нчы елның 4 нче декабрендә «Наз» Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре 3 нче дәрәҗәдәге сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр өчен «Әни көне» дип исемләнгән чара уздырдылар.
Үзәк китапханәдә 2 номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр һәм тәрбиячеләр китапханәчеләр белән берлектә әниләр игътибарына “Дәшәм сиңа, әнием!” исеме астында әдәби –музыкаль чара үткәрде.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (шул исәптән Балтач) буенча 2019 елның 4 декабрь 18 сәгатьтән 2019 елның 5 декабрь 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Бераз кар. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 м/c тизлектә. Төнлә минималь һава температурасы -7..-12˚. Көндез максималь һава температурасы -1..-4˚. Юлларда бозлавык.
Геройлар көне уңаеннан 2019 елның 4 декабрендә Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин Россия Герое Олег Исаевның әти-әнисен һәм Хезмәт Герое Зарипов Рим Ибраһим улының тол калган хатыны Люция Зарипованы өйләренә барып котлады һәм бүләк күчтәнәчләр тапшырды. Чарада Хәрби комиссар Васил Вәлиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ранил Габдрахманов, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова, район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
2019 нчы елның 3 нче декабрендә Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Балтач бистәсе Спорткомплексында Балтач районы «Наз» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар өчен район Спартакиадасы үткәрде. Спартакиада дартс, бочча, шашка, шахмат һәм корнхол буенча барды. Ярышларда 35 инвалид көч сынашты. Катнашучыларның барысы да актив тормыш позициясе булган кешеләр. Сәламәтлекләренә бәйле кыенлыкларга карамастан, ир-атлар, хатын-кызлар һәм төрле яшьтәге балалар ярышларда актив катнаштылар, зур кызыксыну күрсәттеләр.
Чара ахырында ярышларда җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
Бөтен дөньяда халыкара инвалидлар ункөнлеге билгеләп үтелә. Шул уңайдан агымдагы елның 2 нче декабрендә Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр өчен социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гатиятуллина Алсу Фариз кызы һәм “Наз”халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директора Әхмәдиева Гөлнара Айдар кызы белән очрашу булып узды. Очрашуда мөмкинлекләре чикле кешеләргә декадага кагылышлы чаралар хакында аңлатылды һәм сорауларга җаваплар бирелде.
Чара ахырында инвалидлар декадасы уңаеннан Дорга мәдәният йорты хезмәткәрләре тернәкләнүчеләрне хәйрия концерты белән куандырдылар. Узган чарадан алган дәрт- мөмкинлекләре чикле кешеләргә тернәкләнергә көч бирә.
3 декабрь көнне Карек Серма авыл клубында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен "Көйне танып бел" уены үткәрелде.
"Көйне танып бел" - бик популяр күңел ачу программаларының берсе, анда катнашучылар үзләренең музыкаль сәләтләрен күрсәтә һәм яраткан җырларын танып белә ала. Уен нәтиҗәләре буенча Хомякова Вера җиңүче булды. Уен барысына да бик ошады.
2019 елның 9 декабрендә, Кеше хокуклары көне алдыннан, хокук мәсьәләләре буенча халык өчен телефон «кайнар линия» се эшләячәк.