2019 елның 6 декабрендә «Хыял» яшьләр үзәгенең физик культура буенча инструкторы, армспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры Зиатдинова Әлфия Рәшит кызы Һадиева Рузия Ралиф кызы (2 нче төркем инвалид - армспорт сөюче) өчен мастер-класс үткәрде.
2019 нчы елның 3 декабрендә Балтачның «Форпост» үзәге «Батырлар аллеясы» паркында «Билгесез солдат көненә» Бөтенроссия акциясе кысаларында чара уздырды. «Билгесез солдат батырлыгы» темасына район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ф. Гайнетдинов, Балтач муниципаль районы ветераннар Советы рәисе Р. Г. Абдуллин чыгыш ясадылар.
2019 нчы елның 5 декабрендә Инвалидлар Декадасы кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре коррекция сыйныфыннан 11 укучы өчен «Тылсым иленә сәяхәт» дип исемләнгән коррекция дәресе уздырдылар
ВИЧ-инфекция - кеше иммунодефициты вирусы (ВИЧ) китереп чыгарган йогышлы хроник чир, ул иммун системасының, аның акрынлап җимерелүенә китерә торган, ирешелгән иммун кытлыгы синдромы (СПИД) барлыкка килгәнче, специфик зарарлануы белән характерлана.
Электр энергиясеннән эшли торган теләсә нинди көнкүреш техникасы көчәнешләрдән курка. Бу күп кенә сәбәпләр аркасында булырга мөмкин, күбесе кулланучы гаебе аркасында түгел.
2019 елның 5 декабрендә Балтач районының Иске Салавыч авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Кузнецова Анна Алексеевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
2019 елның 5 декабрендә Балтач районының Зур Лызи 1 өлеш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Иванова Мария Александровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Шушы көннәрдә Яңгул табиблык амбулаториясендә “Өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны карау мәктәбе” инновацион технологияне тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны өй шартларында карау ысулларына өйрәтү буенча соңгы дәрес узды.
5 декабрь көнне Үзәк китапханәдә Балтач гимназиясенең 10 класс укучылары өчен Шәриф Хөсәеновның 90 еллыгы уңаеннан “Ак сагыш иясе” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды.
Инвалидлар декадасы кысаларында 2019 елның 4 декабрендә Балтач мәдәният үзәгендә «Күңелләр яктырсын, йөрәкләр җылынсын өчен» дип исемләнгән районкүләм чара булып узды. Чарага 18 авыл җирлегеннән 320 инвалид чакырылган иде. Район кулланучылар җәмгыяте оештырган чәй табыныннан соң, чакырылган кунаклар Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Наз хәбәрләре" гәҗитенең бәйрәм номерын алдылар, аның битләрендә тематик материаллар һәм файдалы мәгълүмат урнаштырылган иде.