Билгесез солдат көне

2019 елның 6 декабре, җомга

2019 нчы елның 3 декабрендә Балтачның «Форпост» үзәге «Батырлар аллеясы» паркында «Билгесез солдат көненә» Бөтенроссия акциясе кысаларында чара уздырды. «Билгесез солдат батырлыгы» темасына район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ф. Гайнетдинов, Балтач муниципаль районы ветераннар Советы рәисе Р. Г. Абдуллин чыгыш ясадылар. 

Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ф. Гайнетдинов, Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф.Ш. Гилемҗанов, Балтач районы ветераннар Советы рәисе Р. Г. Абдуллин, Балтач районы хәрби комиссариаты рәисе Р. Т. Садыйков, Балтач районы буенча Эчке эшләр бүлеге полиция подполковнигы А. З. Сибгатуллин, Балтач гимназиясе сыйныф җитәкчесе Н. К. Сәйфетдинова, «Форпост» үзәге хезмәткәрләре һәм Балтач гимназиясе укучылары катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International