ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2019 ел
шимбә

6 декабрьдә Балтач мәдәният үзәгендә мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге, удмурт мәдәнияте белән кызыксынучы балалар өчен «Мудорвай» («Росточек») Республика удмурт конкурсының зона туры тәмамланды.

Республика конкурсы Татарстан Республикасы халыкларының милләтара татулыгын ныгыту, шулай ук мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балаларны удмурт халкы мәдәниятенә җәлеп итү максатларында үткәрелә.

Бу юлы да мөмкинлекләре чикле кешеләр әйләнә-тирәдәгеләргә үзләренең рухи көчләрен һәм максатка ирешүдә бетмәс-төкәнмәс ихтыярларын күрсәттеләр.

2019 елның 6 декабрендә Шеңшеңәр мәдәният йортында Чулпан Габделганиева инициативасы белән «Дуслар җыелган җирдә» дип исемләнгән мөмкинлекләре чикләнгән үзешчәннәр концерты булды. Эчтәлекле иҗади номерлар берәүне дә битараф калдырмады. Концертта Казан шәһәре артистлары: Алмас Сафин, Рәсим Фасыйхов, Динә Закирова, Рүзәл Зыятдинов һәм башкалар да катнашты.

2019 елның 7 декабрендә Балтач районы делегациясе Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм социаль-икътисадый мониторинг комитетына ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге белән берлектә оештырылган «Социаль ярминкә» Республика хәйрия фестивалендә катнашты. Фестивальдә Идел буе федераль округы, ТР министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, СЮКО һәм социаль эшкуарлар, ТР Иҗтимагый палатасы, ведомство һәм муниципаль иҗтимагый советлар әгъзалары һәм экспертлары җыелды.


6
декабрь, 2019 ел
җомга

   Агымдагы елның 6 декабрендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен айлык укулар узды.

 

2019 елның 6 декабрендә Балтач бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сөләйманова Рәмлә Габдрахман кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

   

Хөрмәтле Балтач районында яшәүчеләр! Сезне Татарстан Республикасы шәһәр округлары, муниципаль районнары һәм оешмалары, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында халыктан сораштыруда катнашуыгызны сорыйбыз.

2019 елның 6 декабрендә Урта Көшкәт мәктәбендә «Никифоров укулары» дип аталган I төбәкара фәнни-гамәли конференция үз эшен башлады.

Укучылар удмурт телендә «Инмысь шуд» спектаклен күрсәттеләр. Конференция кысаларында мәктәптә ачык дәресләр, секцияләр эше, түгәрәк өстәл һ.б. узачак.

Балтач районы җыелма командасы Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасында җиңел атлетика, йөзү һәм бадминтон буенча 3 урынны яулады.

Шулай ук гомумкоманда зачетында Балтач районы командасы, Саба һәм Мамадыш районнары командаларыннан бераз калышып, мактаулы 3 нче урынны алды.

Бөтен дөньяда бүген СПИД турында сөйлиләр, кешелек яшәешенә бу глобаль эпидемиянең нинди куркыныч тудыруы, әлеге фаҗиганең масштаблары,чуманың 20, ә хәзер инде 21 гасырда да кешелек яшәешенә янавы турында һәм, әлбәттә инде, ВИЧ/СПИД эпидемиясенең глобаль таралуын ничек туктатырга кирәклеге турында сөйлиләр. 

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне беренче тапкыр 1988 елның 1 декабрендә билгеләп үтелә. Бу дата Җир планетасында яшәүче барлык кешеләрнең әлеге куркыныч фаҗига белән көрәштә берләшүен символлаштыра.

Шул уңайдан МБУ «Хыял» яшьләр үзәге 2019 елның 4 декабрендә Балтач урта мәктәбендә 7- 8 сыйныф укучыларына СПИД турында видеоролик күрсәтте.

    НТВ телекомпаниясе «Син супер!60+» конкурсына кастинг игълан итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International