Бөтен дөньяда бүген СПИД турында сөйлиләр, кешелек яшәешенә бу глобаль эпидемиянең нинди куркыныч тудыруы, әлеге фаҗиганең масштаблары,чуманың 20, ә хәзер инде 21 гасырда да кешелек яшәешенә янавы турында һәм, әлбәттә инде, ВИЧ/СПИД эпидемиясенең глобаль таралуын ничек туктатырга кирәклеге турында сөйлиләр.
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне беренче тапкыр 1988 елның 1 декабрендә билгеләп үтелә. Бу дата Җир планетасында яшәүче барлык кешеләрнең әлеге куркыныч фаҗига белән көрәштә берләшүен символлаштыра.
Шул уңайдан МБУ «Хыял» яшьләр үзәге 2019 елның 4 декабрендә Балтач урта мәктәбендә 7-8 сыйныф укучыларына СПИД турында видеоролик күрсәтте.