Ак сагыш иясе

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

5 декабрь көнне Үзәк китапханәдә Балтач гимназиясенең 10 класс укучылары өчен Шәриф Хөсәеновның 90 еллыгы уңаеннан “Ак сагыш иясе” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Чараның төп максаты - татар әдәбиятында бердәнбер табиб-язучы Шәриф Хөсәеновның иҗатына хөрмәт хисе һәм иҗат ителгән әсәрләренә кызыксыну уяту иде. Әдипнең тормышы һәм иҗатына кагылышлы кызыклы фактлар, әсәрләреннән укылган өзекләр белән баетылган чара укучылар белән диалог урнаштырырга ярдәм итте, бер кемне дә битараф калдырмады.  

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International