2019 елның 13 декабрендә Марий Эль Республикасының Карлыган авылында "Выль нянь сиён" II төбәкара удмурт милли фестивале узды. Иске Көшкәт авыл клубының "Чибори" коллективы әлеге фестивальдә катнашты һәм лауреат булды. Коллектив солисткасы Щербакова Юлия һәм гармонист Павлов Алексейның чыгышлары тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.
12 декабрь көнне Шубан авыл клубында укучылар өчен РФ конституциясе көненә багышланган чара үткәрелде.
Максат: укучыларны әлеге бәйрәм көне һәм конституция белән таныштыру, аларның ялларын күңелле оештыру. Чарада 20 укучы катнашты. Кичәдә дәүләт җитәкчеләрен, аның төзелешен белүгә сораулар, күңелле уеннар, табышмаклар һәм рәсем ясау булды.
Чапшар авыл клубында, 12 декабрь - Россия Федерациясенең Конституция көне уңаеннан балалар белән "Мин үз хокукларымны белергә тиеш" исемле әңгәмә үтте. Әлеге темага багышлап төзелгән кроссвордлар алар өчен бик кызыклы булды. Балалар шундый әңгәмәләрне ешрак уздырырга тәкъдим иттеләр.
14 декабрьдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Мудорвай» («Росточек») IV Республика удмурт конкурсының гала-концерты узды. Татарстан башкаласына Балтач, Кукмара, Менделеевск, Мамадыш, Әгерҗе, Баулы районнарыннан зональ турда җиңүчеләр килде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы барлые теләүчеләрне 17-18 ноябрьдә Тукай районында узачак районында «Кооперацияне нәтиҗәле үстерү атнасы» чарасына чакыра.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 11 айлык эшенә йомгаклар ясады.
Декабрь аеның уртасы булса да, “ Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында барыбыз да көтеп алган, яраткан Яңа ел бәйрәме узды.
2019 елның 13 декабрендә Балтач муниципаль район башлыгы Р.Р. Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы узды.
Утырыш эшендә Сабирҗанов Наил Нургаяз улы, Йосыпов Рифнур Гайнан улы, Һадиев Рашид Хафиз улы, Нәҗипов Рәкыйп Нәкыйп улы, Вафин Рәнис Борис улы, Җәләев Рафил Хәлип улы катнашты. Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.
13 декабрь көнне Карлыган авыл клубында "Выль нянь сиен" II Халыкара удмурт милли фестивале булып узды. Карек-Серма авыл клубы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Игорь һәм Яков Игнатьевлар лауреат булдылар.
15 декабрь көнне Арча шәһәрендә Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Шубан авыл клубыннан Камалиева Мәликә (хореография) һәм Абдуллина Гүзәл (нәфис суз) бик уңышлы чыгыш ясадылар. Алар икесе дә 2 нче турга юллама - сертификат белән бүләкләнделәр. 2нче тур 2020 елның октябрь аенда Казан шәһәрендә була. Жюрида Әлфия Авзалованың кызы һәм оныгы, танылган җырчылар һәм нәфис сүз осталары иде.