2020 елның 12 февралендә «Хыял» яшьләр үзәге Балтач гимназиясе өчен «Гаилә эстафетасы» спорт-күңел ачу уены үткәрде. Анда 6 гаилә катнашты: Хәкимовлар, Закировлар, Хабибрахмановлар, Чукаевлар, Петровлар һәм Мөхәрләмовлар гаиләләре.
2020 елның 13 февралендә МБУ «Хыял» яшьләр үзәге Үзәк китапханә белән берлектә Гашыйклар көненә багышланган «Мәхәббәт мозайкасы» дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрделәр. Уенда Балтач районы яшьләре, шулай ук гаилә парлары катнашты.
21 нче февраль көнне Чепья авыл җирлегендә « Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел » юбилей медальләре тапшырылды
Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе булып тора. Барлык илләрдә дә 21 февраль - туган тел көне буларак билгеләп үтелә.
14 февраль көнне Шубан мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәдә укучылар өчен "Әфган - 31 ел элек" дип аталган тематик әңгәмә үткәрде һәм "Оныта башладык бугай" дип аталган документаль фильм күрсәтте. Чараның максаты: укучыларны 1979-1989 еллардагы Әфган сугышы белән һәм анда катнашкан авылдашлар белән таныштыру.
2020 елның 20 февралендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Анна Михайлова «Факел» яшүсмерләр клубында «Дустанә сораулар һәм ситуацияләр конверты» дип исемләнгән төркемле шөгыль үткәрде.
2020 елның 19 нче февралендә Контроль-счет палатасы рәисе Кәримов Р.В., Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Закирова Ф.А. һәм военкоматтан вәкил Вәлиев Р.К. катнашында Бөрбаш авыл җирлегендә« Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел (1941-1945)» юбилей медальләре тапшырылды.
2020 елның 19 нче февралендә Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин И.С., Бөрбаш авыл клубы директоры Хөсәенова Р.Л. һәм җирлек башлыгы Галимуллин Р.Р. катнашында Бөрбаш авыл җирлегендә« Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел (1941-1945)» юбилей медальләре тапшырылды.
Һәр бала ниндидер яңалык күрергә тели.
2020 елның 20 февраль 18 сәгатьтән 21 февраль 18 сәгатькә кадәр консультация - метеорологик күренешләрнең көчәюе турында кисәтү:
21 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә юлларда көчле бозлавык, төнлә һәм иртән томан көтелә.