22 февраль көнне «Сабантуй» ял паркында Россия Федерациясе Герое О.Н. Исаев истәлегенә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган гаскәрләр арасында ел саен үткәрелә торган «Киез итекле хоккей» һәм «аркан тарту» шәхси-команда спорт ярышлары узды.
22 февраль көнне картинг буенча районара турнир булып узды. Биш команда вәкилләре арасында барган ярыш бик кызыклы үтте.
Чараны үткәрүдә Балтач Досаафы, район ЮХИДИ бүлеге һәм «Кызыл юл» хуҗалыгы зур өлешләрен кертте. Кайнар чәй һәм коймаклар белән сыйлану, җиңү тәмен тоеп, котлаулар кабул итү һәм бүләкләр алу әлеге чараның иң тыныч һәм рәхәт мизгелләре булгандыр мөгаен. Шушы күңелле чарага ноктаны кубоклар тапшыру белән куйдылар. Ярыш катнашучыларын һәм җиңүчеләрен Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәел улы Гайнетдинов сәламләде.
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы «космик элемтә» Федераль дәүләт унитар предприятиесе мәгълүматы буенча 2020 елның 21 февраленнән алып 15 мартына кадәр 12 сәгать 02 мин.башлап 13 сәгать 05 мин. кадәр вакыт аралыгында җир станцияләренең антенналарын кабул итү бүлмәләрендәге кояш нурлары белән яктыртылачак, бу цифрлы телевидениене кабул итүнең кыска вакытлы начарлануына китерәчәк.
Хөрмәтле балтачлылар!
Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм батырлык һәм патриотизм символы, Ватанга мәхәббәт, намус, бурычка тугрылык - барыннан да югары булган чын ир-атлар бәйрәменә әверелде. Безнең һәрберебез, хәрби постта торамы ул яки тыныч эш белән шөгыльләнәме, иң элек - үз иленең сакчысы.
2020 елның 21 февраль көнендә Балтач районы ЗАГС бүлегендә 17 балага паспорт тапшыру тантанасы үтте.
19 февраль көнне Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап, районның башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хайретдинов Чапшар авылы тыл ветераннарын котлап медальләр тапшырды. Әлеге чарада шулай ук җирлек җитәкчеләре һәм хәрби комиссариат вәкиле дә ветераннарга үз теләкләрен җиткерделәр. Сугыш чорында гына түгел һәм сугыш тәмамланганнан соң да көнне-төнгә ялгап эшләүче, ачлыкны, ялангычлыкны күреп, җилкәләрендә ир-егетләр генә күтәрә алырдай эшләрне башкаручы әбиләребезнең дә бүген сафлары бик аз калып бара инде. Җитәкчеләрне бик шатланып, эшләп алдык без бу медальне дип горурланып каршы алдылар Чапшар авылының иң өлкән кешесе Хәдичә апа Камалова, Вәфия апа Гимадиева, Фагыйлә апа Закирова, Мөнирә апа Асадуллина.
Рәхмәт аларга, әле озак еллар сәламәт булып, безгә олы терәк булып яшәсәләр иде! Бүгенге көндә күктә кояш балкый икән, авылыбыз буйлап яшьләр яраткан хезмәтләренә ашыга икән, балалар чыр-чу килеп уйный икән, барысы өчен дә без аларга бурычлы.
12 февраль көнне Шубан мәдәният йорты хезмәткәрләре - Фәсхетдинова Р.Р. һәм китапханәче Гатауллина М.Я. Хәйретдинова "Тере тарих" акциясе кысаларында Вәфия апада булды. Вәфия апа 1935 елда туган. Бала чагы сугыш чорына туры килә. Вәфия апаның хәтере бик яхшы, 3 яшьлек вакытыннан бар нәрсәне хәтерли. Авылның матур урыннары, кешеләре, чишмә атамалары турында, сугышка киткән әтисе һәм 2 абыйсы турында бик әйбәт итеп сөйләде. Аның сөйләгәннәре видеога төшерелде. Әле акция тупланма диск чыгару максаты белән башланды.
2020 елнын 20 февраль көнне Нөнәгәр авыл җирлегендә тыл ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел" юбилей медальләре тапшырылды.
19 февраль көнне Нөнәгәр мәктәп коллективы укучылар белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Хабибуллин Гыйльметдин Хабибулла улына Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медаль тапшыру тантанасында катнаштылар. Тантана укучылар чыгышы белән башланып китте. Аннан сүз кунакларга: район башлыгы Рамил Рәшит улына, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Заһир улына, “Кызыл юл” кооперативы җитәкчесе Фердинанд Нургаян улына, район ветераннар советы рәисенә, хәрби комиссариат җитәкчесенә, Казаннан килгән вәкилгә бирелде.
2020 елның 13 февралендә «Хыял» яшьләр үзәге «Балтач» ял паркы шугалагында «Арча» ҖЧҖ, «ХЭС» МБУ, Балтач РУПСы, МВДның Балтач районы буенча бүлеге командалары өчен «Керлинг» олимпия төре буенча ярышларның зона этабы узды. Ярышларда 4 әр кеше катнашты. Финалга МБУ "ХЭС" командасы чыкты. Барлык катнашучыларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ярышлар белән гомуми җитәкчелек итүне яшьләр үзәге «Хыял» инструкторлары Шәфигуллин Н. К., Гыйльметдинова З. Ф. башкардылар.