Хөрмәтле балтачлылар!
Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм батырлык һәм патриотизм символы, Ватанга мәхәббәт, намус, бурычка тугрылык - барыннан да югары булган чын ир-атлар бәйрәменә әверелде. Безнең һәрберебез, хәрби постта торамы ул яки тыныч эш белән шөгыльләнәме, иң элек - үз иленең сакчысы.
Сүз дә юк, бүген без беренче чиратта Илебезнең Кораллы көчләрендә хезмәт итүчеләрне хөрмәтлибез. Туган җирен фашист илбасарларыннан саклаган Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. 1945 нче елгы Җиңү Сезгә нинди зур авырлыклар, югалтулар белән бирелгәнне беребез дә онытырга тиеш түгел!
Бу бәйрәм көнендә Сезгә бетмәс-төкәнмәс ихтыяр көче, ышанычлы гаилә тылы, ныклы сәламәтлек, Ватан хакына авыр хезмәтегездә югары казанышлар телим!
Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин