2020 елның 11 мартында хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линия» ачылачак.
28 февраль көнне район мәдәният үзәгендә «Тамырлардан күтәрелә безнең эшләр, безнең җырлар» дигән бәйге кысаларында «МДСУ-1», «Водстрой», «Строймастер» һәм Балтач урта мәктәбе коллективларының иҗат концерты узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, 2020 елның 3-5 мартында “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә «Органик авыл хуҗалыгы» программасы буенча квалификация күтәрү курсы узачак.
Язгы кыр эшләренә әзерләнү һәм минераль ашламалар туплау мәсьәләләре турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 26 февралендә кабул ителгән карары нигезендә авылда һәм шәһәр тибындагы поселокларда яшәүче 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче һәм аннан соң туган балалары өчен 100 мең сум күләмендә бер мәртәбә түләүләр биреләчәк.
26 февраль көнне "Тере тарих" акциясе кысаларында Шубан мәдәният йорты хезмәткәрләре Гариповлар йортында булдылар. Гарипова Разыя, 1934 елда туган, аның балачагы Бөек Ватан сугышы елларында узган. Ул аларга ничек авыр булуын искә төшерде: ач, киемсез, иртәдән кичкә кадәр эш. Аның сөйләгәннәре җыентыкка кертү өчен видеога төшерелде.
27 февраль көнне Шубан авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Безнең Казан - борынгы шәһәр" дип исемләнгән "Могҗизалар кыры" уены үткәрелде. Уенда Казан шәһәренең тарихи урыннары, объектлары буенча сораулар булды. Шулай ук тамашачылар белән уен да булды.
2020 ел 2 март 17 сәгатьтән 3 март 09 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү
2020 елның 2 март кич белән һәм 3 март төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
1 март көнне Сырья авылы халкы "Май чабу" бәйрәмен билгеләп үтте, кышны озатты. Балалар һәм өлкәннәр таудан шудылар, коймак пешерделәр, кайнар чәй белән сыйландылар, бер-берсеннән гафу сорадылар, үпкәләрен оныттылар - алар янган карачкы белән бергә очып киттеләр…
27-29 февраль көннәрендә Мамадыш шәһәрендә 2004-2005, 2006-2007 елгы спорт мәктәбенең 18 яшүсмер көрәшчеләре "Сабантуй" газетасы призына узган көрәш ярышы буенча Татарстан беренчелегендә катнаштылар. Тренерлар Хәйретдинов Ринат, Гобәйдуллин Дамир.