ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 2 март 18 сәгатьтән 2020 елның 3 март 18 сәгатькә кадәр:

Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с ка кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы 0..-2˚, көндез максималь һава температурасы +2..+5˚. Юлларда бозлавык.

Б. Сәрдегәне авылында 28 нче февраль көнне сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан мәктәп укучылары белән тауда чана шуу оештырылды. Кышның соңгы көннәрендә балалар бергәләп күңел ачты.

28 февраль - 1 март көннәрендә спорт мәктәбе чаңгычылары Яшел Үзән шәһәрендә  2006-2007 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында «Татарстан өметләре» чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнаштылар. Тренерлары Аскаров Рәлиф, Гәлимҗанов Ленур.

2020 нче елның 28 нче февралендә «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре түгәрәккә йөрүчеләр өчен юл хәрәкәте билгеләрен кабатлауга юнәлдерелгән уен программасы оештырдылар. Балалар җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын нәрсәгә китерергә мөмкин икәнлеген белергә тиеш. Кагыйдәләрне күп тапкыр кабатлау, отып калу, хәлләрне ачыклау һәм өлкәннәрнең көн саен уңай мисалы гына да балага үзләрен җәяүле сыйфатында ышанычлы хис итәргә, шулай ук авария хәлләреннән котылырга һәм тормышларын саклап калырга ярдәм итәчәк.

27 февраль көнне Субаш мәдәният йортында «Балкыш» фестиваленең зона этабы узды. Анда 10 авылдан сәнгать коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашты. Субаш мәдәният йорты 8 номер белән чыгыш ясады. 

2020 елның 3 мартында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Е. Ю. Степанованың гражданнарны бергәләп кабул итүе була. 

Масленица-ул җыр hәм биюләр, күңелле уеннар белән кышны озату, безнең якларда аны “Май чабу” бәйрәме дип йөртәләр. Балтачның «Наз» үзәге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен 28 февраль көнне бәйрәм уздырдылар. Кыш озату бик күңелле үтте!


1
март, 2020 ел
якшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 2 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле бозлавык көтелә.


29
февраль, 2020 ел
шимбә

Бүген, 29 февраль көнне район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин рәислегендә район эшмәкәрләр Советы утырышы булып узды. Эшмәкәрләр белән булачак очрашуда нинди мәсьәләләргә игьтибар бирергә, бүгенге көндә эшмәкәрне борчыган сораулар, җитештерүне арттыру, тиешле хезмәт хакы түләү турында ачыктан-ачык сөйләшү булды.

Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 1 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән болытлы һава көтелә: - төнлә һәм иртән томан; - юлларда көчле бозлавык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International