1 март көнне Сырья авылы халкы "Май чабу" бәйрәмен билгеләп үтте, кышны озатты. Балалар һәм өлкәннәр таудан шудылар, коймак пешерделәр, кайнар чәй белән сыйландылар, бер-берсеннән гафу сорадылар, үпкәләрен оныттылар - алар янган карачкы белән бергә очып киттеләр…
Бәйрәмдә 5 яшьтән алып 55 яшькә кадәрге 25 кеше катнашты.