2020 елның 4 мартында Балтач урта мәктәбендә, Кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, югары сыйныф укучылары арасында хокукый Викторина үткәрелде. Викторина Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә туры китерелгән һәм өлкән сыйныф укучыларының хокукый грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе белгечләре ярдәме белән әзерләнгән киңәшләрдә табигать һәм кеше өчен куркынычсыз бәйрәм букетларын сайлау буенча төп заманча кагыйдәләр санап үтелә.
4 мартта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Федерация Советының Аграр азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органыннан вәкил Геннадий Емельянов җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.
2020 елның 5 мартында Балтач бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмитов Наил Нури улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
«Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновацион технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында, агымдагы елның 5 мартында Чутай фельдшер-акушерлык пунктында чираттагы дәрес узды.
2020 нче елның 5 нче мартында «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре Карадуган гимназиясенең коррекция төркеме балалары һәм аларның әниләре өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган интеллектуаль-күңел ачу программасы оештырдылар.
Бүген, 5 март көнне, район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин рәислегендә Балтач муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясенең утырышы булып узды.
Начар метеорологик күренешләр: - көннең икенче яртысында һәм 5 март кич, 6 март төнлә томан; - иртән һәм көндез 6 мартта көчле җил, көчәйгәндә 15-20 м/с( Казанда 15-18 м/с).
1 март көнне Кече Лызи авылында "Май чабу" бәйрәме үткәрелде. Кунакларны кайнар коймак белән сыйладылар, төрле уеннар уйнадылар һәм бәйрәм ахырында кыш белән саубуллаштылар, карачкы яндырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Татарстан аграрийлары узган ел 2,5 мең берәмлеккә якын авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдылар. Техника сатып алу өчен 6 млрд сум акча бирелде.