ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 15 апрельдә кичен, төнлә һәм көндез 16 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан көчле җил, төнлә 15-20 м/с, урыны белән 23 м/с кадәр, көндез 15-18 м/с кадәр (Казанда төнлә 15-20 м/с, көндез 16 м/с га кадәр). 16 нчы апрельдә төнлә һәм иртән республика көнбатышында урыны белән бозлавык көтелә.

Апрель аенда старт алган «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәткәрләр өлкәннәребезнең өйләрен һәм участокларны җыештырдылар.

 

8 апрельдә Рөстәм Миңнеханов дистанцион дәресләрдә катнашты, авыл һәм шәһәр мәктәпләре укытучылары һәм укучылары белән аралашты. Президент компьютерлары булмаган балалар сыйныфташлары белән беррәттән онлайн-дәресләргә йөри алсын өчен 30 млн.сумнан артык 2 мең планшет сатып алу турында карар кабул итте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча күп балалы гаиләләрдән 9, 10 һәм 11 сыйныф укучылары өчен ике мең планшет сатып алынды.

14 апрель көнне Балтач районы Яңгул урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Нуриев Булатка дистанцион уку өчен планшет тапшырдылар.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы белән авыручылар саны 15,2% ка арткан. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, «АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020» дигән чакыру игълан иткән иде. Әлеге чара бүгенге вәзгыятькә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының сезонлы эшләргә ихтыяҗын искә алып кабул ителде.

Бүген, 15 апрель көнне, Балтач бистәсендә, Чепья авылында һәм Яңгул авылында үз-үзеңне изоляцияләү чорында халыкка хезмәт күрсәтүче кибетләр, оешмалар, учреждениеләр керү юлында, тротуарларга дезинфекцияләү үткәрелде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы дистанцион укыту формасын оештыру кысаларында аз керемле гаиләләрдәге балаларга компьютер техникасы һәм гаджетлар белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү өчен «#Запасгаджетыңнымәктәбеңәбир» хәйрия акциясен башлап җибәрде.

Әлеге акциягә Балтач районыннан да кушылучылар булды. Мөхәмәтгалеев Рамил Раузит улы Чепья урта мәктәбенә бер укучы өчен эш урыны, ягъни компьютер тапшырды. Хайруллин Рашит Гайфулла улы шушы ук мәктәптә укучыга модем алып бирде.

Өйдә кулланылмый торган, дистанцион укытуга булыша торган төрле җиһазлары булган райондашларыбызны шушы акциягә кушылырга чакырып калабыз.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге авыл яшьләре өчен социаль әһәмиятле авторлык проектлары буенча конкурс уздыра.

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча Оператив штабның чираттагы утырышын үткәрде. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.


14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар!
Россельхозбанк район офисында клиентлар кабул итү графигын хәбәр итәбез:
Чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга - 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр. Төшке тәнәфес - 12.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр.
Клиентлардан законнарда каралган куркынычсызлык чараларын катгый үтәүләрен сорыйбыз (саклагыч битлекләр, перчаткалар МӘҖБҮРИ).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International