ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2020 ел
җомга

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге депутатлары республикадагы шәһәр-бистә ишегалларын һәркемгә уңайлы булуын күрергә теләп, «Безнең ишегалды» дигән проект тәкъдим итте. Әлеге программа республикадагы ике миллион биш йөз мең кеше яшәгән территорияне төзекләндерүгә, аларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Өч елга исәпләнгән «Безнең ишегалды» программасы республиканың барлык ишегалларын күз уңында тота. Ә аларның күбесе кичекмәстән төзәтүне, үзгәртне, яңартуны сорый.

Районыбыз алдында күпфатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерү бурычы тора. Хәзерге вакытта аны үтәү буенча төрле чаралар күрелә башлады инде.

Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү һәм яңа короновирус инфекциясе (COVID-19) таралуга юл куймау максатларында.

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2020 елның 1 октябренә кадәр инвалид дип тануның вакытлы, аерым тәртибе кертелгән «инвалид дип тануның вакытлыча тәртибе турында» 2020 елның 9 апрелендәге 467 номерлы карар кабул ителүе хакында хәбәр итәбез.

2020 елның 14 апрелендә Балтач һәм Чепия  авыл җирлекләре территориясендә  чисталык айлыгы үткәрелде.

Барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү белән, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре өмәдә катнаштылар. Беркетелгән территорияләр тиешле хәлгә китерелде һәм чүп-чардан чистартылды.


16
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

020 елның 7 апрелендәге 249 номерлы Россия Президенты указы нигезендә, ана (гаилә) капиталына хокуклы (шулай ук мондый хокукка элегрәк ия булган) гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге һәр балага апрельдән алып июньгә кадәр 5 мең сум күләмендә айлык түләү билгеләнә.

Әлеге түләү агымдагы елның 1 июленә кадәр ана (гаилә) капиталына хокук алган барлык гаиләләргә, шул исәптән сертификат чаралары тулысынча тотылган булса да, каралган.

Илдәге кискен эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә гаиләләргә финанс ярдәме федераль бюджеттан барлыкка килгән өстәмә ярдәм буларак тәэмин ителә. Түләү ана (гаилә) капиталының күләмен киметми һәм социаль ярдәмнең башка чараларына хокукны билгеләгәндә гаилә керемнәрендә исәпкә алынмый.

Гаиләләрнең акчалата ярдәм сорап мөрәҗәгать итү өчен ярты елга якын вакыты бар. Пенсия фонды гаризаларны 1 октябрьгә кадәр кабул итәчәк һәм гаиләнең тиешле хокукы булганда, апрельдән июньгә кадәр барлык айлар өчен түләүләрне бирәчәк.

Акча алу өчен es.pfrf.ru порталында яки gosuslugi.ru порталында шәхси кабинетта гариза бирү дә җитә. Сертификат хуҗасына бернинди өстәмә документлар тапшырырга кирәкми. Кирәк булган очракта, Пенсия фонды органы бөтен мәгълүматны мөстәкыйль соратып алачак.

Профилактик чаралар һәм үз-үзеңне изоляцияләү кысаларында күп кенә гаиләләрнең тормыш рәвеше үзгәрде.

Изоляциядәге өч бала анасы Марина Шишкинага шәхси эшмәкәр Нурания Гыйльмуллина («Нур» кибете), Эльмира Касыймова («Гиппократ» даруханәсе җитәкчесе), Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Булат Исрафилов ярдәмгә килде.

Хәйриячеләр исеменнән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге волонтерлары азык-төлек, памперслар һәм бәрәңге тапшырдылар.

Бүген, 16 апрель көнне, Норма авылында үз-үзеңне изоляцияләү чорында халыкка хезмәт күрсәтүче кибетләр, оешмалар, учреждениеләр керү юлында, тротуарларга дезинфекцияләү үткәрелде.

«БезБергә» акциясе кысаларында «Татарстан» АХҖК ҖЧҖ җитәкчесе Айнур Нотфуллин районның ялгыз яшәүче кешеләренә: Гөлнур Галиева, Фирдәүс Мөкминова, Юныс Сибгатуллинга, тыл хезмәтчәне Бибинур Хәлиловага һәм коляскадагы инвалид Фәнис Сөләймановка ярдәм йөзеннән бәрәңге тапшырды. Бәрәңгедән тыш, Юныс Сибгатуллин шәхси эшмәкәр Рәсимә Сәгыйтовадан азык-төлек пакеты алды.

Тапшыру вакытында барлык профилактик чаралар да үтәлде.   

Балтач район башкарма комитеты яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге 30 марттан башлап көн саен 8:00 сәгатьтә https://www.instagram.com/baltasiru/ Инстаграм платформасында район спорт осталары белән иртәнге зарядка уздыра. 11:00дә район рестораннарының шеф-поварлары белән кулинар блок эфирга чыга. "Факел" яшүсмерләр клубы https://www.instagram.com/fakel_pc "Хыял" яшьләр үзәге https://www.instagram.com/hiyal_baltasi/ аккаунтлары инстаграмында конкурслар игълан ителде. Кичен 20:00 сәгатьтә МЦ "Хыял" аккаунтының туры эфирында күңел ачу уеннары ("Крокодил", "Көйне танып бел", "Районның танылган шәхесен бел"викторинасы , "Сезнең сценарий буенча заманча әкият") чыга.

Онлайн-күнегүләр дәресләренә өстәмә рәвештә спорт мәктәбе тренерларыөйрәнү өчен биографияләре һәм җиңү тарихлары белән спорт осталары исемлеген (безнең районда алар 41) тапшырды.

Соңгы көннәрдә мессенджерлар аша телефон номеры белән ялган хәбәр тарала, аның буенча өлкән яшьтәге кешеләр янәсе бушлай азык-төлек җыелмасына заказ бирә ала. Мошенникларның максаты - гражданнарның шәхси мәгълүматларын алу.

Күрсәтелгән номер буенча шалтыратмасыннар һәм шәхси мәгълүматларын хәбәр итмәсеннәр өчен, өлкән яшьтәге туганнарыгызны, якыннарыгызны һәм танышларыгызны кисәтүегезне сорыйбыз. Әлеге схема мошенниклар схемасы булып тора.

15 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясе утырышын үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International