«БезБергә» акциясе кысаларында «Татарстан» АХҖК ҖЧҖ җитәкчесе Айнур Нотфуллин районның ялгыз яшәүче кешеләренә: Гөлнур Галиева, Фирдәүс Мөкминова, Юныс Сибгатуллинга, тыл хезмәтчәне Бибинур Хәлиловага һәм коляскадагы инвалид Фәнис Сөләймановка ярдәм йөзеннән бәрәңге тапшырды. Бәрәңгедән тыш, Юныс Сибгатуллин шәхси эшмәкәр Рәсимә Сәгыйтовадан азык-төлек пакеты алды.
Тапшыру вакытында барлык профилактик чаралар да үтәлде.