МӨҺИМ МӘГЪЛҮМАТ

2020 елның 17 апреле, җомга

Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү һәм яңа короновирус инфекциясе (COVID-19) таралуга юл куймау максатларында.

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2020 елның 1 октябренә кадәр инвалид дип тануның вакытлы, аерым тәртибе кертелгән «инвалид дип тануның вакытлыча тәртибе турында» 2020 елның 9 апрелендәге 467 номерлы карар кабул ителүе хакында хәбәр итәбез.

Вакытлыча тәртип бары читтән торып, гражданнарның шәхси катнашыннан башка гына, медицина оешмалары тарафыннан юнәлештә күрсәтелгән мәгълүматлар нигезендә инвалидлык билгеләүне күздә тота. Шулай ук вакытлыча тәртиптә «инвалид бала» категориясендәге инвалидлык төркемен һәм «инвалид бала» категориясен яңадан таныклау срогы 2020 елның 1 мартыннан 1 октябренә кадәр, алдагы тикшерү вакытында инвалидлык билгеләнгән датадан башлап, алты айга озайту каралган.

Алдагы тикшерү барышында «инвалид бала» категориясе 18 яшькә кадәр билгеләнгән һәм вакытлыча тәртип гамәлдә булган чорда яңадан таныклау вакыты 6 айга I, II яки III группа инвалидлык билгеләү юлы белән гамәлгә ашырыла, алар турында белешмәләр соңгы таныклаганда гражданинга медик-социаль экспертиза үткәрү беркетмәсендә бар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International