8 апрельдә Рөстәм Миңнеханов дистанцион дәресләрдә катнашты, авыл һәм шәһәр мәктәпләре укытучылары һәм укучылары белән аралашты. Президент компьютерлары булмаган балалар сыйныфташлары белән беррәттән онлайн-дәресләргә йөри алсын өчен 30 млн.сумнан артык 2 мең планшет сатып алу турында карар кабул итте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча күп балалы гаиләләрдән 9, 10 һәм 11 сыйныф укучылары өчен ике мең планшет сатып алынды.
14 апрель көнне Балтач районы Яңгул урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Нуриев Булатка дистанцион уку өчен планшет тапшырдылар.
Аз керемле гаиләләрдәге балаларны дистанцион укыту өчен шартлар тудыруга кулдан килгәнчә ярдәм кертергә һәм мәктәпкә файдаланылмый торган компьютерлар, ноутбуклар, смартфоннар, гаджетлар сатып алырга яки алып килергә һәркем булыша ала. «#Запасгаджетыңнымәктәбеңәбир» акциясенә иҗтимагый оешмалар, бизнес вәкилләре, шәхси затлар кушылды инде.
Әгәр сезнең запас кәрәзле телефоннар, мониторлар, клавиатура, тычкан, веб-камералар һәм башка дистанцион укыту өчен яраклы техникагыз булса – аларны мәктәпләргә тапшырыгыз һәм балаларга ярдәм итегез.