Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы белән авыручылар саны 15,2% ка арткан. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.
Брифинг Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы күрелгән чараларга багышланган иде.
Санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан брифинг дистанцион рәвештә узды, ул республиканың муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында трансляцияләнде.
2020 елның 15 апреленә Татарстанда чит илләрдән кайткан 1523 Россия Федерациясе гражданы медицина күзәтүе астында. 20176 кеше исәптән төшерелде.
Хәзерге вакытта республикада 12 госпиталь җәелдерелгән, бу - 1382 урын.
Республикада коронавирус йогышы белән пациентларны кабул итү өчен барлыгы 3049 урынлы 26 дәвалау учреждениесе әзер. Алар этаплап ачылачак.
«Хәзерге вакытта коронавирус йогышына тест 10 лабораториядә, гигиена һәм эпидемиология үзәгендә, Дәүләт дәвалау оешмаларының 8 лабораториясендә, Ситилабның бер шәхси лабораториясендә үткәрелә. Соңгы тәүлектә 2 меңнән артык тикшерү уздырылган. Арта барган нәтиҗә белән барлыгы 25802 тикшерү үткәрелде», - дип хәбәр итте Марат Садыйков.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы искә төшергәнчә, 9 дәүләт лабораториясендә коронавирус йогышына тикшеренүләр түләүсез уздырыла.
Беренче чиратта, тест медицина хезмәткәрләренә, коронавирус инфекциясенә шикле кешеләргә, медицина күзәтүе астындагы һәм карантиндагы гражданнарга, шулай ук тормыш тәэмин итү хезмәте хезмәткәрләренә үткәрелә.
Моннан тыш, тестларны пневмония диагнозы белән барлык пациентларга да үткәрәләр.
Коронавирус йогышы теркәлә торган илләрдән кайткан гражданнар өчен Республикада сәламәтләндерү лагерьлары, шифаханәләр базасында 7 учреждение әзерләнгән. Анда булу һәм медицина күзәтүе өчен уңайлы шартлар тудырылган (1187 урын).
Министр фикеренчә, вирус белән генә түгел, мәгълүмати сугыш та бара. Ул провокацияләргә бирешмәскә чакырды. Исегезгә төшерәбез, фейк дип аталучы ялган мәгълүматлар бик күп тарала.
Объектив һәм ышанычлы фактлар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында, дип искәртте Марат Садыйков, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында һәм коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штабта басыла.
Марат Садыйков шулай ук 16-нчы апрельдә Казан аэропортына Таиландтан борт килергә тиешлеген әйтте. Якынча мәгълүматларга караганда, бу 115 кеше - төрле төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда яшәүчеләр.
«Очып килгән барлык пассажирлар, Уфага очучылардан тыш, ике атнага карантинга урнаштырылачак», - дип билгеләп үтте министр. Аның сүзләренә караганда, кайтучылар «Ливадия» шифаханәсенә урнаштырылачак, анда 200 урын әзерләнгән. «Барлык персонал да өйрәтелгән, - диде ул. - бу бик мөһим. - Кирәк булган очракта, медицина учреждениеләреннән белгечләр тарафыннан көчәйтәчәкбез. Диагноз кую өчен даими контроль һәм анализлар җыю булачак».
Сорауларга җавап биреп, Марат Садыйков шуны хәбәр итте: коронавирус йогышы белән авыручыларның 30дан 52% ына кадәр авыруны җиңел формада, 40% ка кадәр - уртача, 10-14% авыр формада кичерәләр.