Һава торышы

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 15 апрельдә кичен, төнлә һәм көндез 16 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан көчле җил, төнлә 15-20 м/с, урыны белән 23 м/с кадәр, көндез 15-18 м/с кадәр (Казанда төнлә 15-20 м/с, көндез 16 м/с га кадәр). 16 нчы апрельдә төнлә һәм иртән республика көнбатышында урыны белән бозлавык көтелә.

Аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан 8-13, төнлә 15-20, урыны белән 23 м/c кадәр; көндез урыны белән 15-18 м/c кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -1..+3˚. Көндез максималь һава температурасы +6..+9˚. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык хасил була.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International