ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Архивтан хәбәрләр

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Зур чакырулар» Бөтенроссия фәнни-технологик проектлар конкурсына гаризалар кабул итү турында хәбәр итә.

30 гыйнвар 06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр консультация-кисәтү

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышына әзерлек кысаларында «Мәрхәмәт-милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белән берлектә «Хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясе үткәрә.


28
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне уңаеннан социаль карамакта торучы өлкәннәргә социаль хезмәткәрләр төрле чаралар уздырдылар. 

Балтач һәм балтачлылар - республика матбугат басмаларында

2021 елның 9-19 февралендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узачак.


27
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

2021 нче елның 27 нче гыйнварында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары Гөлшат Салахова һәм Олеся Хәмидуллина Балтач урта мәктәбе базасында 8 Б сыйныф укучылары өчен Ленинград камалышын өзүгә 77 ел тулуга багышланган шөгыль үткәрделәр. «Таня Савичеваның камалыш көндәлеге» шөгыле балаларда мәрхәмәтлелек, батырлык, бердәмлек һәм патриотизм хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

 

27 нче гыйнвар Ленинград камалышын өзү көне буларак билгеләп үтелә. 1944 нче елда бу көн ленинградлыларның ныклыгы һәм рух көче җиңүе белән истә калды.

 

Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» дигән инновацион технологияне тормышка ашыру кысаларында 2021 нче елда беренче дәрес булып узды.

    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International