27 нче гыйнвар Ленинград камалышын өзү көне буларак билгеләп үтелә. 1944 нче елда бу көн ленинградлыларның ныклыгы һәм рух көче җиңүе белән истә калды.
Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Волонтер» үзәге активистлары белән берлектә «Камалыш икмәге» дигән акция оештырдылар. Акция барышында реаль вакыйгаларга нигезләнгән видеофильм карау оештырылды. Фильмны караганнан соң волонтерлар барлык катнашучыларны «Камалыш икмәге»нең символик кисәкләре белән сыйладылар.