Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне уңаеннан социаль карамакта торучы өлкәннәргә социаль хезмәткәрләр төрле чаралар уздырдылар. Тематик китаплар укыдылар, Ленинград халкының һәм саклаучыларның сынаулары турында әңгәмәләр үткәрделәр, онлайн-музейда булу 45 өлкән кешенең шәхси истәлекләрен яңартты. Чарада катнашучыларның барысы да тынычлыкны саклау һәм милләтара ызгышларга юл куймау кирәклеге турындагы фикердә бердәм булдылар.