1. Әминә Мөхәммәтҗанова "Заман сулышын тоеп", Татарлар, №170, 01.01.2021
Республикабызда эшләп килүче "Ак калфак" оешмасының районыбыздагы бүлекчәсенең чираттагы утырышы.
2. Гөлсинә Хәбибуллина "Күрше булса, гомерлек булсын", Ватаным Татарстан, №7, 20.01.2021
Гөлсинә ханым Салавыч авылында үзләренең күршеләре булып торган апалар турында хәтирәләрен яңарта, бүгенге көндә шул күршеләргә алмашка килгән яшь буынга соклануын белдерә.
3. Рәфыйк Шәрәфиев "Терәкләр кирәк заман", Татарстан яшьләре, №2, 21.01.2021
Районыбызның хөрмәтле кешесе Рәфыйк ага бүгенге көндә бик актуаль теманы яктырта. Терәксез – син беркем түгел. Бу хакыйкать һәм ул аны хак мисаллар аша дәлилли.
4. Сәрия Мифтахова "Без – ак яктан", Ватаным Татарстан, №8, 22.01.2021
"Минем Татарстан" дип аталган махсус проект кысаларында район башлыгы Рамил Нотфуллин белән әңгәмә һәм районыбыз турында кызыклы мәгълүматлар.
5. Лилия Гәрәева "Олы йорт килене", Сөембикә, №1, 22.01.2021
Республикабызның хөрмәтле кешесе баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевның төп йорт килене, инстаграм киңлекләрендә актив блогер Альбина Фазлыева һәм аның гаиләсе турында.