«Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе»

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» дигән инновацион технологияне тормышка ашыру кысаларында 2021 нче елда беренче дәрес булып узды.

Катнашучылар гигиеник процедураларны дөрес үткәрергә, авыруны ашатырга, тире капламнарын эшкәртергә һәм табиб билгеләүләрен дөрес үтәргә өйрәнәчәкләр. Алынган белем һәм күнекмәләр күп кенә хаталарны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Бу, үз чиратында, авыруның сәламәтлеге торышына уңай тәэсир итәчәк һәм аны карауны җиңеләйтә.

Дәресләрдә ятып кына торучы клиентларны карау буенча гамәли күнекмәләр эшләнә: шәхси гигиена буенча процедуралар үткәрү, озакка сузылган авыртуларны һәм өзлегүләрне профилактикалау. Бер яктан, әлеге чаралар авыру өчен тагын да уңайлырак шартлар тудыруга, икенче яктан, карау процессын җиңеләйтү өчен юнәлдерелгән.

Дәресләрне атна саен пәнҗешәмбе көнне, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International