Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошинның 18.09.2021 ел, №55023-АП күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасында булган яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә, торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме чаралары һәм программалары турында хәбәр итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатында, Министрлык тарафыннан 2021 елның 30 ноябрендә #ТРЯшьләренәТорак туры эфир үткәрелә.
«Инде» Интернет-журналы 2021 ел нәтиҗәләре буенча премиягә берьюлы берничә проектны номинацияләде. «Елның яңа иҗтимагый киңлеге» номинациясендә быел җәй ачылган 6 парк һәм яр буйлары тәкъдим ителгән. Шул исәптән районыбызның «Салкын чишмә» эко-паркы да бар.
Үз тавышыңны тәүлегенә бер тапкыр 8 декабрь 23:59 сәгатькә кадәр бирергә мөмкин, ә инде 16 декабрьдә җиңүчеләр игълан ителәчәк.
2021-нче елның 3 декабрендә сәг. 13.00дә Балтач муниципаль районының 2022-нче елга, 2023-2024-нче елларның планлы чорына бюджет проекты буенча гәвами тыңлаулар түбәндәге адрес буенча үткәрелә: ш.т.б.Балтач, Ленин урамы, 42-нче йорт, 3-нче этаж.
2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителде.
20 ноябрь көнне «Балтач» спорткомплексында 2005 елгы һәм өлкәнрәк, 2006-2008, 2009-2010, 2011 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында Булат Фәтхрахманов призына бадминтон буенча район беренчелеге узды.
17-20 ноябрь көннәрендә бокс буенча Казан шәһәре беренчелеге булып узды. Балтач районыннан Сөләйманов Солтан 2008-2009 елгы егетләр арасында уңышлы чыгыш ясап, 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
2021 елның 19 ноябрендә «Хыял» яшьләр үзәге «Балалар һәм яшүсмерләрдә алкогольгә бәйлелек» дигән темага үз-үзеңне тоту профилактикасы буенча әңгәмә үткәрде.
19 ноябрь "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында "Мин татарча сөйләшәм" интеллектуаль уенының икенче зона этабы узды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
19 ноябрь көнне Казан шәһәрендә «Ребенок в мире прав - Бала хокук даирәсендә» VII Республика мәгълүмати социаль видеороликлар бәйгесенә нәтиҗә ясалды.